Эчтәлеккә күчү

Амһара

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амһара latin yazuında])
Амһара
Үз аталышы

амх. አማራ амара

яшәү җире

Хәбәшстан Хәбәшстан — 19 870 651 кеше
АКШ АКШ — 127 мең кеше
Судан байрагы Судан — 85 мең кеше
Сомали Сомали — 58 мең кеше
Эритрея Эритрея — 32 мең кеше
Канада Канада — 16 мең кеше
Швеция Швеция — 12 мең кеше
Йәмән Йәмән — 9,4 мең кеше
Алмания Алмания — 5,8 мең кеше
Джибути байрагы Джибути — 4,3 мең кеше
Норвегия Норвегия — 3,2 мең кеше

Мисыр Мисыр — 3,2 мең кеше
Теле

амһара

Дине

Христианлык, Ислам, Иудаизм

 Амһара Викиҗыентыкта
Шоа кенәзе Менелик II

Амһара, амхара (үзатамалары амх. አማራ амара) — Хәбәшстандагы сан буенча икенче урындагы халык. Халык саны ~20 млн кеше (2000, бәяләмә). 127 мең кеше АКШта, 85 мең амһара Суданда, 58 мең кеше Сомалида, 32 мең кеше Эритреяда, зур булмаган төркемнәр булып Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда һ. б. илләрдә яши. Хәбәшстан таулыгының(ингл.) үзәк, төньяк, көнчыгыш өлешләрендә көн күрәләр. Афразия телләре(ингл.) макрогаиләсенең сами телләргә(ингл.) керүче амһара телендә сөйләшәләр. Диннәре буенча — христиан-миафизитлар, шулай ук католиклар, протестантлар, мөселманннар-сөнниләр бар. 1994 елда амһараларның ~80 % ы православ христиан, 18 % ы мөселман, 0,1 % ы протестант булган.

Халык булып формалашуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амһара халкы Амһара-Сайни һәм Шоа(ингл.) кенәзлекләрендә XIII гасырдаXIV гасыр башында формалаша. Хәбәшстан империясенең өстенлекләргә ия халкы булып исәпләнгән. Касталарга охшаган һөнәри корпорацияләр булган (һөнәрчеләр, җырчылар, руханыйлар).

Мәдәнияте Көнчыгыш Африка халыкларыныкына охшаган. Агачтан уеп әйбер ясау, үрү, тукучылык, чигү һәм тукыманы батик техникасында бизәү, күнгә бизәк төшерү, түбән касталарда — тимер эшкәртү, зәркән, балчыктан чүлмәк ясау, пергаментка бизәк төшерү үсеш алган. Хәзер амһара күбесенчә шәһәрләрдә яшәүгә күчкән.

Музыка мәдәнияте телгә алыну XIII гасырга карый. Музыка төрләре амһараларның аерым касталарына беркетелгән. Җырчылар һөнәри корпорацияләргә берләшкәннәр: азмари — кыллы уен коралында уйнап җырлый; дабтарахристиан чиркәве музыкантлары; аккваквам — литургия биюе осталары, табиблык белән дә шөгыльләнгәнгә күрә, аларны «сихерчеләр» дип йөрткәнәр; лалибэлашәһәр урамнарында җырлаучылар, азык-төлек табу өчен җырлаганнар. Бәйрәмнәрдә ялгыз җырлаучы һамарлар булган. XX гасырда туйларда, мәрхүмне искә алу йолаларында җырлаучы дуэтлар барлыкка килә (ир-ат үзе уйлап тапкан текстны җырлый, хатын-кыз рефренны кабатлый). Эскеста биюе популяр. Музыка уен коралларыннан дита, бегэнна, кырар, вашинт (көтүче флейтасы, бамбуктан), малакат (торба), ходудва (мөгез), берничә саплы фанта флейтасы, кабаро барабаны, нгарит литавралары киң таралган.

  1. Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X