Калининград өлкәсе
Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.
Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.
Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.
Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.
Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Торак пунктлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр округләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]№ | Шәһәр округы | Мәйдан, км² | Халык саны, кеше |
---|---|---|---|
I | Гурьев | 1 363 | ↗56 854[8] |
II | Гусев | 643 | ↗37 616[8] |
III | Калининград | 225 | ↗448 548[8] |
IV | Ладушкин | 28 | ↗4033[8] |
V | Мамоново | 100 | ↗8307[8] |
VI | Пионерский | ↘11 633[8] | |
VII | Светлый | 80 | ↗28 563[8] |
VIII | Советск | ↘41 630[8] | |
IX | Янтарный | 16 | ↘6464[8] |
3 | Гвардейск | 783 | ↘29 465[8] |
8 | Озёрск | 871 |
|
Районнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]№ | Район | Үзәк | Мәйдан, км² | Халык саны, кеше |
---|---|---|---|---|
1 | Багратионовск район | Багратионовск ш. | 1 146 | ↘34 097[8] |
2 | Балтийск районы | Балтийск ш. | 101 | ↗36 279[8] |
4 | Зеленоград районы | Зеленоградск ш. | 2 016 | ↗33 195[8] |
5 | Краснознаменск районы | Краснознаменск ш. | 1 280 | ↘12 441[8] |
6 | Неман районы | Неман ш. | 699 | ↘19 884[8] |
7 | Нестеров районы | Нестеров ш. | 1 062 | ↘15 756[8] |
9 | Полесск районы | Полесск ш. | 833 | ↘18 988[8] |
10 | Правдинск районы | Правдинск ш. | 1 300 | ↘19 357[8] |
11 | Светлогорск районы | Светлогорск ш. | 33 | ↗15 629[8] |
12 | Славск районы | Славск ш. | 1 349 | ↘20 441[8] |
13 | Черняхов скрайоны | Черняховск ш. | 1 286 | ↘49 232[8] |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[10]
Туризм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2016 елда РФ да бердәнбер пляж — Калиниград өлкәсенең Янтарный бистәсе пляжы халыкара стандартларга җавап биргән һәм халыкара бүләккә — Зәңгәр байракка лаек булган[11][12].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газета — Россия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/Popul2016.xls
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ 6,0 6,1 https://www.bbc.com/news/world-europe-18284828
- ↑ 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 7,11 7,12 7,13 7,14 7,15 7,16 7,17 7,18 7,19 7,20 7,21 ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
- ↑ 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 8,13 8,14 8,15 8,16 8,17 8,18 8,19 8,20 8,21 8,22 8,23 8,24 8,25 8,26 8,27 8,28 8,29 8,30 8,31 8,32 8,33 8,34 8,35 8,36 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
- ↑ Озёрский городской округ > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Калининград өлкәсе делегациясе Казанда(үле сылтама)
- ↑ Балтийский пляж первым в России получил Голубой флаг. Российская газета, 20.04.2016
- ↑ Пляж в пгт Янтарном Калининградской области первым в России получил «Голубой флаг», life-globe.com