Әхмәт Зогу
Әхмәт Зогу | |
---|---|
Албания короле | |
Вазыйфада 1928 ел – 1939 ел | |
Албания президенты | |
Вазыйфада 1925 ел – 1928 ел | |
Аңа кадәр | вазифа торгызылган |
Дәвамчысы | вазифа бетерелгән |
Албания премьер-министры | |
Вазыйфада 1922 ел – 1924 ел | |
Аңа кадәр | Җафәр Юпи |
Дәвамчысы | Шәүкәт Верлаҗи |
Туган | 8 октябрь 1895 Бургает, Албания |
Үлгән | 9 апрель 1961 (65 яшь) Париж, Франция |
Җефет | Геральдине Аппоньи[d] |
Әни | Садия Топтани |
Әти | Җамал-паша Зогу |
Белем | Галатасарай көллияте (Истанбул) |
Сугышлар/бәрелешләр | Беренче бөтендөнья сугышы |
Әхмәт Зогу (алб. Ahmet Zogu; туган вакыттагы исеме — Әхмәт Мохтар Зоголлы (алб. Ahmed Muhtar bej Zogolli) 1895 елның 8 октябре, Бургает кирмәне, Госманлы империясе — 1961 елның 9 апреле, Париж, Франция) — Албания дәүләт эшлеклесе, Албания премьер-министры (1922—1924: 1925), икенче президенты (1925—1928), беренче короле Зогу I Скандербег III (1928—1939).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1895 елның 8 октябрендә Төньяк Албаниянең Бургает кирмәнендә асылзат байрактар (хәрби башлык) гаиләсендә туган. 1907-1911 елларда Константинопольдә Галатасарай көллиятендә укый.
Австрия гаскәрендә хезмәт итә, полковник хәрби дәрәҗәсе ала.
1920 елның гыйнварында Люшняда узган һәм Албаниянең вакытлы хөкүмәтен төзегән милли конгрессны оештыручыларның берсе була. 1920 елның гыйнвар-ноябрендә, 1921 елның декабреннән 1922 елның декабренә хәтле — Албаниянең эчке эшләр министры. 1922 елның декабреннән 1924 елның февраленә хәтле — Албания премьер-министры.
1924 елгы Июнь инкыйлабы вакытында Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлыгына кача.
1924 елның декабрендә, Югославия ярдәме белән, Албаниядә дәүләт түнтәреше оештыра. 1925 елның гыйнварыннан Албания президенты, илдә шәхси хакимият режимы урнаштыра.
1928 елның сентябрендә илнең яңа сайланган учредительный җыены тарафыннан Албания корольы («Албаннар короле») Зогу I Скандербег III итеп игълан ителә. Илдә сүз иреге тыела, сәяси көндәшләр рәхимсез эзәрлекләнә. Юлбасарлык белән көрәштә, кан үче алу кебек борынгыдан килгән гадәтләрне бетерүдә аерым уңышлары була. Европа үрнәге буенча җинаять кодексы, ватандашлар кодексы һәм сәүдә хокукы кодексы кабул итә. Җир реформасы уздыру омтылышы уңышсызлыкка очрый.
1930 елларда, илгә финанс һәм техник яктан ярдәм итү юлы белән, Италиянең Албаниянең эчке эшләренә һәм тышкы элемтәләренә тәэсире көчәя. Италия Албаниягә протекторат статусы тәкъдим итә. Әхмәт Зогу риза булмый. 1939 елның апрелендә Албанияне Италия гаскәре басып ала.
Әхмәт Зогу гаиләсе белән башта Греция һәм Төркия аша Франциягә мөһаҗирлеккә китә, аннан Бөекбританиядә яши, 1946 елда Мисырга, 1952 елда Парижга күчә.
1961 елның 9 апрелендә Парижда вафат. Аның вафатыннан соң гаиләсе Испаниядә, Родезиядә, КАРда яши.
2012 елда җәсәде Албаниягә кайтарылып, Тиранада җирләнә. Тиранада Зогу бульвары бар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Traglia G. L΄Albania di re Zog. Roma 1930.
- Fischer B. King Zog and the struggle for stability in Albania. N.Y., 1984.
- Schmidt-Neke M. Entstehung und Ausbauder Königsdiktatur in Albanien (1912-1939). Münch., 1987.
- Tomes J.H. King Zog of Albania.́ Europe΄s self-made Muslim king. N.Y., 2004.
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах . Том 10 (Же-Из). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-341-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Албания король йорты рәсми сайты 2011 елның 4 декабрь көнендә архивланган.
Албаниянең вакытлы хөкүмәте | Исмәгыйль Кәмали (1912—1914)¹ |
---|---|
Албания кенәзлеге | Скандербег II (1914—1925)² |
Албания җөмһүрияте | Әхмәт Зогу (1925—1928) |
Албания кыйраллыгы / | Зогу I Скандербег III (1928—1939) • Виктор Эммануил III (1939—1943) |
Албания Халык Социалистик Республикасы | Гомәр Нишани³ (1946—1953) • Хаҗи Леши³ (1953—1982) • Рәмиз Алия³ (1982—1991) |
Албания Республикасы | Рәмиз Алия (1991—1992) • Сали Бериша (1992—1997) • Рәҗәп Мәйдани (1997—2002) • Альфред Мойсиу (2002—2007) • Бамир Топи (2007—2012) • Буяр Нишани (2012—2017) • Илир Мета (2017—2022) • Байрам Бегай (2022—х. в.) |
¹ 1912—1914 елларда Вакытлы хөкүмәт рәисе, 1914 елның июле-сентябрендә президент ; ² Кенәз, 1914 елның сентябрендә хакимияттән читләштерелә; ³ Халык Җыены Президиумы Рәисе |