Эчтәлеккә күчү

Өмәвиләр хәлифәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өмәвиләр хәлифәте latin yazuında])
Өмәвиләр хәлифәте
гарәп. الخلافة الأموية


 

 

661 — 750



 

Байрак
Башкала Димәшкъ
Тел(ләр) гарәп теле
Акча берәмлеге Динар
Мәйдан 15,000,000 км²
Тәкъва хәлифәт
Кордоба әмирлеге

Өмәвиләр хәлифәте (гарәп. الخلافة الأموية‎), Димәшкъ хәлифәте661750 елларда яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. Хөкемран династия — Өмәвиләр. Башкала Димәшкъ шәһәрендә урнашкан булган. Дәүләт башлыгы — хәлифә. Аның кулында нәсел буенча тапшырыла торган бар дини һәм дөньяви хакимият тупланган булган. Рәсми тел — гарәп теле. Акча берәмлеге — динар һәм көмеш дирһәм.

Нигезләүчесе — Мөгавия I. Өмәвиләр дәверендә гарәпләр көнбатышта Төньяк Африка, Пиреней ярымутравының зур өлеше, көнчыгышта Тәбәристан, Җурҗан, Мавараэннәһер, Синд һ. б. территорияләрне басып алганнар. Мөгавия I (661—680) ва Габделмәлик дәверендә (685—705) дәүләтнең хәрби, сәяси һәм икътисади кодрәтен арттырган берничә мәэмүри һәм хәрби ислахатлар үткәрелгән. Хосусән, хәлифә вазифасы нәсли булып калган, дәүләт хәзинәсе һәм дәүләт архивы тәшкил ителгән, гарәп теле дәүләт теле дип игълан ителгән, яңа акча чыгарылган, хәрби-диңгез флоты тәшкил ителгән.

Өмәвиләр дәверендә күтәрелешләр күп булган (736—737 елларда Харис ибн Сөрәйҗ, 731—740 елларда Мароккодагы бәрбәрләр күтәрелеше, 742 елда — Мәгъриптә хариҗиләр күтәрелеше, һ.б.). 747—750 еллардагы Әбү Мөслим күтәрелеше нәтиҗәсендә Мәрван II тәхеттән төшерелгән, хакимият Габбасилар кулына киткән.

Хәлифәләр исемлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Мөгавия I (661 — 680),
  • Язид I (680—683),
  • Мөгавия II (683—684),
  • Марвон I (684—685),
  • Габделмәлик (685—705),
  • Вәлид (705—715),
  • Сөләйман (715—717),
  • Гомәр (717—720),
  • Язид II (720—724),
  • Һишам (724—743),
  • Вәлид II (743—744),
  • Язид III (744),
  • Ибраһим (744),
  • Мәрван II (744—750).