Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте
Һиндстан халыкара һава юллары 1344 | |
hәлакәткә юлыккан очкыч 14 ел элек | |
Гомуми мәгълүмат | |
---|---|
Дата | |
Вакыт |
14:10 UTC |
Афәт төре |
очкычның очып китү-утыру полосасыннан чыгып китүе |
Сәбәп |
Начар һава шартлары |
Урын | |
Үлүчеләр |
20 (барысы) |
Очкыч | |
Очкыч төре | |
Aвиаширкәт |
Air India Express |
Борт номеры |
VT-AXH |
Очып китү урыны | |
Очып килү урыны | |
Рейс |
PS752 |
Чыгарылу вакыты |
2006 елның ноябре |
Юлчылар саны |
184 |
Экипаж саны |
6 |
Исән калганнар |
170 |
Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте — 2020 елның 7 августында Air India Express 1344 рейсы (ингл. Air India Express Flight 1344, гарәп. 1344 طيران الهند إكسبريس الرحلة) белән Һиндстанның Кожикоде шәһәре һава аланы янында булган авиация һәлакәте, очкыч казасы. «Һиндстан халыкара һава юллары» (ингл. Air India Express) авиаширкәтенең Boeing 737-8HG(SFP) очкычы Дубай — Кожикоде маршруты буенча AXB1344 халыкара рейсын башкарган, ләкин билгеләнгән пунктта утырганда очкыч аэропортның очып китү-очып төшү полосасыннан читкә очып чыгып, һәлакәткә тарый[1][2][3]. Очкыч, очып китү-төшү полосасыннан (ВВП) чыккач, аның артындагы тарлавыкка төшеп китеп, корпусы өлешчә җимерелгән, фюзеляж ике өлешкә аерылган (сынган)[4]. Очкыч бортында 184 пассажир һәм экипажның алты әгъзасы, барлыгы 190 кеше булган, 20 кеше, шул исәптән ике очучы да, һәлак булган, дип исәпләнә[5][6].
Мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәгълүм булганча, очучылар очкычны ике тапкыр җиргә утыртырга омтылыш ясый[7], шулай ук утыртуга зур тизлек белән керә. Төшәр алдыннан очкыч аэропорт өстендә берничә әйләнеш ясый.
Үлгәннәр | Исән калганнар | Барлыгы | ||
---|---|---|---|---|
Пассажирлар | Экипаж | Пассажирлар | Экипаж | |
18 | 2 | 166 | 4 | 190 |
Корбаннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлеге рейс белән коронавирус пандемиясе аркасында чит илдә калган һиндстанлылар ватанына кайткан булган[8]. Очкыч бортында 190 кеше: 184 пассажир, 4 бортпроводник һәм 2 пилот булган[9]. Ике пилот һәм, ким дигәндә, 20 кеше үлгән, 137се яраланган, шуларның 15е, хәбәр ителгәнчә, бик авыр хәлдә.
Коткару операциясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренчел коткару операцияләрен башкару өчен җирле полиция һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителә[10]. Һиндстан эчке эшләр министры Амит Шаһ табигый бәла-казаларга каршы көрәшүче милли көчләргә афәт булган урынга тизрәк килеп, коткару операцияләрен үткәрүдә ярдәм итәргә боера[11]. Эвакуация 4 сәгать эчендә башкарылган. Зыян күрүчеләр МИМС хастаханәсендә һәм Каликуттагы балалар мемориаль хастаханәсендә дәвалана[12].
Тикшерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һиндстан Гражданнар авиациясенең баш идарәсе авиакатастрофа факты буенча тикшерү эшен башлаган[13].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Air India plane overshoots Karipur’s table top runway, drops into gorge; 20 dead (2020-08-07). 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Breaking: Air India Express Boeing 737 Crashes Whilst Landing In Kozhikode (2020-08-07). 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ 17 Dead Including Both Pilots After Plane Breaks In Two In Kerala. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Air India Plane Crash Live News: Air India Express flight from Dubai over shoots table top runway. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Kerala plane crash: At least 14 dead and several injured as aircraft 'splits in two' at airport. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ By <a href="/https/tt.wikipedia.org/profiles/meg-wagner">Meg Wagner</a> and <a href="/https/tt.wikipedia.org/profiles/veronica-rocha">Veronica Rocha</a> CNN (2020-08-07). Live updates: Air India Express crash kills at least 16 people. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Flight Tracker Site Indicates Plane Tried To Land Twice At Kerala Airport. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Һиндстанда очкыч казасында 19 кеше һәлак булды. Азатлык радиосы, 8.08.2020
- ↑ P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 05:05 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead. 2020-08-08 тикшерелгән.
- ↑ https://twitter.com/ani/status/1291769860897136640. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Air India jet breaks in two in Kerala killing 16 (2020-08-07). 7 август 2020 тикшерелде.
- ↑ P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 01:34 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead. 2020-08-07 тикшерелгән.
- ↑ Accident: India Express B738 at Kozhikode on Aug 7th 2020, overran runway and fell into valley. 2020-08-07 тикшерелгән.